Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова «Геройлар янәшә» II Ачык әдәби-патриотик конкурста катнашты.
Бәйгене Татарстан Республикасының Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татар китап нәшрияты белән берлектә оештырган.
Максаты — иҗатларында ватанпәрвәрлек, тарихи хәтер һәм ватандашларыбызның батырлыклары темаларына мөрәҗәгать итүче авторларга ярдәм күрсәтү. К. Сибгатуллин исемендәге редакция премиясе лауреаты Рәзилә Мөхәммәтрәхимова конкурска ике эшен тәкъдим итте. Икесе дә модерацияне узды һәм комиссия тарафыннан алга таба карау өчен кабул ителде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимованың конкурста катнашуы китапханәләрнең һәм аларның хезмәткәрләренең әдәби мирасны саклаучылар гына түгел, бәлки мәдәни мохитнең актив иҗатчылары буларак та мөһим ролен ассызыклый.
Нет комментариев