6 яшьлек баланың башын эт тешләгән
Җәмгыять

6 яшьлек баланың башын эт тешләгән

Буа районының Адав-Толымбайда урамында уйнап йөргәндә 6 яшьлек баланың башын эт тешләгән.

Авыл медпунктыннан алынган мәгълүматларга караганда, бала күрше эте аркасында каза күргән, ул, ычкынып, ачык капкадан чыккан булган.

Үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм бүлеге” хезмәткәрләре белдерүенчә, сабыйга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Аның берничә урыннан яраларын ямаганнар.

 

 фотоtver.fm

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-6-yashlek-balany-bashyn-et-teshlgn


Нет комментариев