Бүген, 4 августта, татар әдәбиятының йөзек кашы булган шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Габдрахман улы Фәйзуллинның туган көне.
Шушы уңайдан Яңа Арыш авыл китапханәсендә «Шагыйрь күңелендә - туган як моңнары» дип исемләнгән матур чара узды. Кичәнең төп максаты - укучыларда милли әдәбиятыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү, аларны халкыбызның бай рухи мирасы белән таныштыру һәм яшь буынга сүз сәнгатенең нечкәлекләрен аңлату иде. Чара барышында китапханәче Разилә Мөхәммәтрәхимова балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Аның шигырьләрендә Идел ярлары, Кама буеның талгын җилләре, туган туфракның шифалы сулышы тоела. Китапханәче шагыйрьнең лирик геройларының гадилеге, ихласлыгы хакында сөйләде, шулай ук аның публицистикасына һәм фәлсәфи шигъриятенә тукталды. Укучылар да читтә калмады.
Алар шагыйрьнең «Татарстаным», «Кама», «Сагыну» кебек танылган әсәрләрен зур дулкынлану белән укыдылар. Балаларның тавышында горурлык та, сагыш та, туган якка булган тирән мәхәббәт тә чагылды. Бу кичә - китапханәнең мәдәни тормышындагы тагын бер якты вакыйга.
Ул безнең якташларыбызның иҗатын барлау, киләчәк буынга тапшыру бурычын дәвам итә. Мондый очрашулар яшьләрнең күңелендә туган телебезгә, туган җиребезгә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли.
Нет комментариев