Кама Тамагында Гагарин урамындагы шәхси йортта янгын чыккан.
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр янган йорттан 74 яшьлек хатын-кызны алып чыга. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул зыян күрмәгән.
Янгынның мәйданы 40 кв. метр тәшкил итә, һәлакәтнең сәбәбе — электр җиһазларын (электр үткәргечләрен) урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Нет комментариев