Ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар 2025 ел өчен еллык гаилә түләвен рәсмиләштерә ала.
Гаризаны 2026 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга кирәк, дип искәрттеләр Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегендә.
Ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында эшли. Социаль фонд мәгълүматлары буенча, Россиядә түләүне 1 миллионнан артык эшләүче ата-ана алган инде. Ул 4 миллионнан артык гаиләне колачлар дип көтелә, аларда 11 миллионнан артык бала тәрбияләнә.
Әлеге түләүгә, кайбер шартлар үтәрлгәндә, ата-аналар, уллыкка алучылар һәм опекуннар хокуклы. Гаиләдә 18 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнергә тиеш, ә көндезге укуда – 23 яшькә кадәр. Гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә билгеләнгән 1,5 яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
Гариза бирүче һәм балалар Россия гражданлыгына ия булырга һәм Россиядә даими яшәргә тиеш. Моннан тыш, ата-ана рәсми рәвештә 2025 елда эшләргә тиеш, ә аның кеременнән НДФЛ түләнергә тиеш. Шулай ук алимент буенча бурыч булырга тиеш түгел, шулай ук ата-ана хокукыннан мәхрүм ителергә тиеш түгел.
Түләү күләме 2025 елда ата-ана тарафыннан түләнгән НДФЛ суммасыннан чыгып индивидуаль исәпләнә.
Нет комментариев