Татарстанда  «Лада» йөртүчесе 15 яшьлек кызны бәрдергән
Җәмгыять

Татарстанда «Лада» йөртүчесе 15 яшьлек кызны бәрдергән

Чаллыда «Лада» йөртүчесе 15 яшьлек кызны бәрдергән. Кыз бала җәрәхәтләр алган.

Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматы буенча, юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Авангард урамында булган. 25 яшьлек «ЛАДА Гранта» йөртүчесе җайга салынмаган җәяүлеләр кичүендә кызны бәрдергән.

Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән.

 


Нет комментариев