Татарстанда 2,5 миллион кешегә гриппка каршы прививка ясау планлаштырылган
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итүенчә, алдагы айларда 2,5 миллион татарстанлыга гриппка каршы прививка ясау күздә тотыла.
Әлегә республикада грипп очраклары теркәлмәгән, әмма кискен респиратор вируслы инфекцияләр сезоны сентябрьдә башланачак. Хәзерге вакытта атна саен 4,5 меңгә якын салкын тию очрагы күзәтелә, бу елның әлеге чоры өчен гадәти күрсәткеч.
Ведомство вәкиле билгеләп үткәнчә, коллективларда инфекция таралуны булдырмау өчен, эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең 70 процентын вакцинацияләү тәкъдим ителә. Бу — санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итүнең мөһим шарты.
Республикада яңа эпидемия сезоны алдыннан массакүләм вакцинация планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia