Татарстан халкын  ноябрьдә елның иң кыска эш атнасы көтә
Җәмгыять

Татарстан халкын ноябрьдә елның иң кыска эш атнасы көтә

Бары өч көн эшләргә туры киләчәк – 2, 3 һәм 5 ноябрь. Аларның икесе кыскартылган булачак.

3 ноябрьнең эш көне 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халык бердәмлеге көне алдыннан бәйрәм алды көн буларак, закон буенча кыскартыла. 5 ноябрь дә 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Конституциясе көне алдыннан кыска көн булачак.

7 һәм 8 ноябрь – шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре булып кала.

 


Нет комментариев