Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шалкан файдалымы?

Әфлисун, лимон һәм кәбестәгә караганда, шалканда С витамины икеләтә артыграк.

Ә фосфор күләме буенча ул редисны һәм ачы торманы күпкә уздыра.
Кеше организмына кирәкле минераль тозларга бай булуы белән дә шалкан бик файдалы яшелчә.

Мәсәлән, анда булган күкерт тозлары канны чистарта һәм йогышсызландыра, бөердәге һәм сидек куыгындагы ташларны кисәкләргә тарката. Инфекция вакытында, бронхит һәм тире авыруы булганда да аларның файдасы тия.
Кальций — барлык тереклек өчен дә бик мөһим булган макроэлемент. Кеше организмында кальций сөяк тукымаларының нигезен тәшкил итә, тукландыру элементларын тигезлектә тота, ферментлар эшчәнлеген арттыра, йөрәк-кан һәм нерв системасындагы процесска тәэсир итә. Организмга кальций шалкан, кәбестә, салат, сельдерей, пастернак, әче торма, кишер, чөгендер, борчак, фасоль, суган, помидор, борыч, баклажан, кыяр кебек бакчада үсә торган күптөрле яшелчәләрдән керә.
Шунысы мөһим, шалкан файдалы сыйфатларын югалтмыйча базда озак саклана.

Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшеп алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса