Республикада  2026 ел башыннан бирле 41 бавыр күчереп утырту операциясе ясалган
Җәмгыять

Республикада 2026 ел башыннан бирле 41 бавыр күчереп утырту операциясе ясалган

Республика клиник хастаханәсендә бавыр трансплантациясе программасы 2018 елдан бирле актив үсеш ала.

Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә РКХның 2 нче хирургия бүлеге мөдире Ленар Җиһаншин сөйләде.

Хирург билгеләп үткәнчә, программа эшли башлаган беренче елда нибары 13 операция башкарылган. Моңа кадәр ел саен якынча бер трансплантация генә үткәрелгән. Ләкин елдан-ел операцияләр саны да, сыйфаты да арткан. Узган ел республикада 70 бавыр күчереп утырту уздырылган — бу төбәк дәрәҗәсе өчен шактый югары күрсәткеч. Быел исә 41 операция ясалган

Моннан тыш, Татарстанда бавыр циррозы белән авыручыларга ярдәм күрсәтү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты — хроник бавыр авыруларының циррозга кадәр бару куркынычын киметү, хәвеф факторларын иртә ачыклау, диагностиканы яхшырту һәм диспансер күзәтүен камилләштерү.


Нет комментариев