Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Мин сезне кичердем...» (тормыштан алынган хәл)

Яшьлегендә Рамазан абый бик уңышлы эшмәкәр булган. Зиннәтле йортларда яшәгән, хәләл җефете белән берсеннән-берсе акыллы биш бала үстергән.

Балаларының укымышлы, тормышта үз урыннарын табулары өчен барысын да эшләгән: югары белем биргән, фатирлы иткән. Оныкларын карашкан, картлык көнендә дә карчыгы белән матур гомер кичергәннәр. Алтмыш елга якын кулга-кул тотынышып, тату гомер иткәннәр. Ләкин язмыш аяусыз шул. Хатыны бакыйлыкка күчкәч, аның дөньясының яме китә.

Инде балаларыма таянырмын дип уйлады. Әмма балалары... Әтиләрен ташладылар.

«Сине үзебезгә алабыз», — дип алдап, аның йорт-җирен саттырып, акчасын бүлешеп, аталарын урамда калдырдылар. Шулай итеп, гомере буе төзегән байлыгы, кадер-хөрмәте барысы да җилгә очты. Урам чатында, салкын эскәмиядә, бабай бомжга әйләнде.
Бер матур иртәдә аны  яшь кенә бер егет күреп алды. Янына килеп сүз катты. Башта куркып калган бабай, егетнең нурлы күзләренә карагач, үз язмышы турында сөйләп бирде. Барын да: яшьлеген, мәхәббәтен, хыянәтне... Егет аны сабыр гына тыңлады.
Аннары:

— Әйдәгез болай эшлик, — диде ул. — Минем буш фатирым бар. Шунда торып торырсыз. Мин ярдәм итәрмен, ә аннан соң күз күрер.

Күз яшьләренә буылган карт, ризалашудан башка чара тапмады.

Менә бит, Ходай Тәгалә кем ашадыр ярдәм сузды!

Шулай итеп, карт яңа урында яши башлады. Ул бик тырыш иде: өй җыештырды, ашарга пешерде. Егетнең балаларын бакчага, мәктәпкә, саф һавада йөртте. Акрынлап ул бу гаиләнең тулы хокуклы әгъзасына әйләнде. Аның ялгызлыгы таралды, ул кабат үзен кирәкле кеше итеп тойды. Бу аның өчен икенче туган йортка әйләнде. Беркөнне кибеттән кайтып барганда, ул урам чатында үз малаен очратты. Улы әтисен күреп, агарынып китте, ни әйтергә дә белми катып калды. Ә карт исә берни булмагандай, улына кулын сузды. Аның карашында ачу да, нәфрәт тә юк иде.

— Саумы, улым, — диде ул тыныч кына. — Мин сезне кичердем.

Бәхетле булыгыз. Һәм ары китте. Күкрәгендәге авыр таш эреп юкка чыккандай булды. Чөнки иң зур байлык — ул кичерү һәм күңел тынычлыгы икәнен ул яхшы аңлый иде.

Гульчачак Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса