Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәхәббәт һәм хезмәт тарихы: Мингали белән Нурия Галиевлар

Авыл кешеләренең язмышлары еш кына тулы бер китапны хәтерләтә. Аларда авыр хезмәт, шатлыклы вакыйгалар, ачы югалтулар да бик күп.

Тормышта бик күп сынаулар үтсәләр дә алар көчле рухлы булып кала алганнар. Бу сүзләр нәкъ менә Мингали абзый белән Нурия апа турында әйтелгән. Нурия апа балачактан ук колхозда эшли. Күп еллар дәвамында ул бөтен җирдә дә диярлек булырга өлгерә: бәрәңгесендә казый, ашлык складында да хезмәт куя, хуҗалыкта кирәк булган барлык эшне башкара.

«Эшләмәгән эшем калмады», - дип искә ала ул елмаеп .

Мингали абзый ун ел тимерче булып эшли. Хезмәте авыр була, һәм вакыт узу белән үзен сиздерә - умыртка баганасы авырту сәбәпле тимерчелекне ташларга туры килә. Шуннан соң аңа авыл Мәдәният йортына күчәргә тәкъдим итәләр. Кайда гына хезмәт куймасын, ул һәрвакыт авылдашлары арасында ихтирам казанган кеше булып кала. Мингали абзый тырыш хезмәте һәм казанышлары өчен бик күп бүләкләргә лаек була, шулай ук аңа «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исем бирелә. Ул барлык конкурсларда, концертларда да бик теләп катнаша. Үзенең эшен яратып башкара.

Аларның танышу тарихы яшь чакта ук башлана. Нуриягә нибары ундүрт, ә Мингалигә уналты яшь була. Ул оста гармунда уйнаучы буларак еш кына кичләрен авыл яшьләре җыела торган кичке уенга  гармуны белән килә торган була. Нәкъ менә шунда ул булачак тормыш иптәшенә игътибар итә. Дүрт елдан соң яшьләр өйләнешәләр. Гармунга мәхәббәт Мингалидә мәктәп елларында ук уяна.

Ул вакытта ул алтынчы сыйныфта укый. Күршесенең ничек уйнавын күреп, малай да өйрәнергә тели. Абыйсы белән алар акча эшләү өчен такта яралар, һәм шул акчага егерме сум торган беренче гармунны сатып алалар. Шул вакыттан бирле музыка аның тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнә. Мингали абый бүгендә хәтерли беренче үзләштергән көе аның - татар халык җыры «Суда суда, суда йөзә аласыңмы» була.

Тормыш булгач сынауларда булмый калмый. Мингали абзыйның әнисе бик иртә - илле ике яшендә вафат була. Атасын ул сугыш вакытында ук югалта. Ләкин иң авыр сынау - улларының берсен югалту була.

Ирле-хатынлы дүрт бала тәрбияләп үстерсәләр дә, шуларның берсен алар бакыйлыкка озатканнар. Еллар узса да, бу яра төзәлми. Бүгенге көндә аларның балалары төрле җирләрдә яши. Олы кызы авылда балалар бакчасында эшли, кечкенәсе Алабугада тора, улы - Мамадыш районы Арташ авылында яши. Ара ерак булуга карамастан, алар әти-әниләре янына еш килеп йөриләр.

Хәзерге вакытта Мингали абзый белән Нурия апаның биш оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Гаиләне алар үзләренең иң зур байлыклары дип саный. Нурия апа һәрвакыт үзенең осталыгы белән дан тоткан. Күп еллар дәвамында ул мамык шәлләр һәм йон оекбашлар бәйләгән. Бу һөнәрен ул кызларынада өйрәткән - алар кечкенәдән үк бәйләргә өйрәнгәннәр. Биектау авылында яшәүче әлеге гаиләне күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә булыр иде. Чөнки бер-береңне аңлап, яратып, хөрмәт итеп яшәгәндә генә 60 ел бергә яшәп буладыр. Киләчәктә дә аларга матур тормыш, тигез картлык һәм сәламәтлек теләп калабыз.

Диләрә Садикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса