Лилия Хәниева: «Кешеләргә ярдәм итү миңа нык охшый»
Җәмгыять

Лилия Хәниева: «Кешеләргә ярдәм итү миңа нык охшый»

Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып Лилия Хәниева эшли.

Ул күпләр өчен гади медицина хезмәткәре генә түгел, ә җанлы әңгәмәдәш, җылылык бирүче һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган хезмәткәр дә.
Лилия үзе тумышы белән матур табигатьле Күгәрчен авылында,  тату, ишле гаиләдә дөньяга килгән. Аның әтисе гомер буе тракторчы, ә әнисе - сыер савучы булып эшләгәннәр. Авыр хезмәт булуга карамастан, әти-әниләре кызларын тырыш һәм максатчан итеп тәрбияләгәннәр. Шуңа гаҗәп тә түгел, өч апалы-сеңелле дә медицина һөнәрен сайлаганнар.

Лилиянең тормыш юлына күрше Әнисә апа зур йогынты ясаган, ул районда теш табибәсе булып эшли торган булган. Ул кызга таләп зуррак булган шәфкать туташы һөнәрен сайларга киңәш иткән, һәм бу киңәшне Лилия тормышындагы борылыш иң зур борылыш ноктасы дип саный.
Мәктәпне тәмамлагач, Лилия медицина училищесына укырга керә, аны тәмамлагач туган районына әйләнеп кайта. Аны Корноухово участок хастаханәсенә җибәрәләр, ул анда биш ай эшли. Илдуска кияүгә чыккач, Лилия Югары Тегермәнлеккә күченә, һөнәри эшчәнлеген дәвам итә. Анда участок хастаханәсендә 10 ел, аннары «Акчарлак» балалар приютында 15 ел эшли. Приют ябылгач, Лилия район хастаханәсенә эшкә күчә. Бүгенге көндә Лилиянең гомуми медицина стажы 33 ел тәшкил итә.

Лилия Ханиева эш вакытында фото "Авыл офыклары"

Бу еллар эчендә ул меңләгән авыруга ярдәм иткән, аларның һәрберсе аның кайгыртуын һәм игътибарын хәтерли. Һөнәренә булган тугрылыгы, шәфкатьлелеге һәм кешеләрнең хәлен җиңеләйтергә теләве аны районның хөрмәтле медицина хезмәткәрләренең берсенә әверелдергән.

Ире Илдус белән алар бергә ике бала: ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызы, әнисенең үрнәгендә, шулай ук медицина һөнәрен сайлаган. Улы заводта эшли. Оныклары да бар. 

- Мин үз эшемне бик яратам, кешеләргә ярдәм итәргә миңа нык ошый. Безнең коллектив бик дус , бердәм. Беренче көннән үк эшкә килгәндә, мине бик җылы кабул иттеләр. Хәзер без барыбыз да бер команда булып эшлибез, - дип җылы сүзләр белән сөйләде Лилия.

Гульчачак Газизова


Нет комментариев