Казанның Академик Арбузов урамында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Renault Duster автомобиленең 62 яшьлек йөртүчесе үзен начар хис иткән, идарәсен югалткан һәм ут баганасына килеп бәрелгән.
Алган җәрәхәтләрдән ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.
Нет комментариев