Иртәгә, 31 июльдә, Татарстанда һава шартларының кабат сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге кисәтә.
Аерым алганда, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәчәк.
Моннан тыш, җилнең урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе һәм яшен фаразлана.
Республика территориясендәЮ шул исәптән Казанда, боз яву ихтимал.
Нет комментариев