Фирдүс Тямаев :«Үләм дип торам...»
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Казанда Ольга Бузова концертында чыгыш ясаган.
Татар эстрадасы йолдызы үзенең атаклы “Сандугач”ын башкарган. Җырчы үзе әйтүенчә, барысы да очраклы килеп чыккан, ул чыгыш ясармын дип уйламаган, чөнки концерт карарга гына килгән. Сәхнәгә чыгарга кирәк, дигәч, җырының аранжировкасын көчкә эзләп тапкан.
– Бик кызык килеп чыкты. Мине бүген Ольга Бузова концертына “Лето” ресторанына чакырдылар. Утырабыз, ашыйбыз-эчәбез, карыйбыз шулай. Концерт инде ахырына якынлашкан бер мәлдә (бер җыры калган иде), оештыручылар яныма килеп: “Әйдәгез, хәзер сезне игълан итәбез”, – ди. “Ничек инде мине?” “Бер генә җыр җырлавыгызны сорыйлар”. “Сез нәрсә, шаяртасызмы?” – димен. Ә алар, юк, ди. Телефонда җырның аранжировкасын көчкә табып, “Сандугач”ны җырладым. Дулкынландым, тирләп-пешеп чыктым. Үләм дип торам... Ахырдан Бузова белән фотога төштек, сөйләштек. Баксаң, ул бик гади кыз икән. Безнең белән селфи ясады. Рәхмәт аңа, бик күңелле булды. Мин аның фанаты түгел, әмма, афәрин, бик кәттә кыз, – дип уртаклашкан Тямаев “KazanFirst” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia