Сәламәтлек турында кайгырту - ул авыру билгеләре барлыкка килгәч кенә табибка мөрәҗәгать итү түгел, ә профилактик чаралар күрү дә.
«Озын һәм актив тормыш» милли проекты россиялеләрнең сәламәтлеген даими контрольдә тотарга ярдәм итеп, диспансерлаштыру системасын үстерә. Күп кеше белгечләргә бары тик йөрәк авырту, янбаштагы уңайсызлык яки тын кысылу кебек ачык билгеләр барлыкка килгәч кенә мөрәҗәгать итә. Әмма кеше үзен яхшы хис итсә дә, бу сәламәтлектә проблемалар юк дигән сүз түгел. Нәкъ менә шуның өчен илдә диспансерлаштыру уздырыла.
Диспансерлаштыруның төп максаты-хроник авыруларны иртә стадиядә ачыклау, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын, яман шешне, шикәр чирен һәм хроник үпкә авыруларын. Әлеге чирләр үлемнең төп сәбәпчеләре булып тора.
Диспансеризация үтү авыруны иртә стадияләрдә ачыклап , аны уңышлы дәвалау шансларын шактый күләмдә арттыра.
Әгәр кешенең авырулары булмаса да, табиб булган чирләргә анализ ясап аларны бетерү буенча киңәшләр бирә ала.
18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләргә диспансерлаштыруны өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән соң ел саен, ир-атмы, хатын-кызмы икәнлегенә карамастан, узарга киңәш ителә.

Әйтик, мисал өчен, онкологик авыруларның күбесе аларны иртә стадиядә ачыклаганда уңышлы гына дәвалана. Башлангыч стадиядә дәвалану озак һәм тулы канлы яшәү шансларын шактый арттыра. Диспансерлаштыруның беренче этабында авыруга яки патологиягә шик булган очракта, тикшеренүләрнең икенче этабы билгеләнә.
Диспансерлаштыру кысаларында башкарыла торган барлык процедуралар һәм тикшеренүләр бушлай.
2026 елда диспансерлаштыруны 2008, 2005, 2002, 1999, 1996, 1993, 1990 һәм 1987 елларда туган кешеләр, шулай ук 40 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар уза ала.
«Госуслуги» порталы яки теркәлгән поликлиника аша язылырга мөмкин. Үзегез белән паспорт һәм ОМС полисын алырга кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Сәламәт булыгыз!
Гульчачак Газизова
Нет комментариев