Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +28° кадәр җылы булачак
Җәмгыять

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +28° кадәр җылы булачак

Татарстанда 2 августта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы, ә кайбер районнарда көчле яшенле-давыллы яңгырлар булуы фаразлана.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА. Җилнең төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исүе көтелә, урыны белән ул 15–18 метрга кадәр көчәячәк. Көндезге һава температурасы +23 тән +28 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев