Балык Бистәсендә урып-җыю кампаниясе бара
Балык Бистәсе районында урып-җыю кампаниясе кызганнан-кыза бара. Игенчеләр уңыш җыюны актив алып баралар.
Басу эшләренең ничек баруын үз күзләребез белән күрү һәм темпларны бәяләү өчен, «Балык Бистәсе» мәгълүмати үзәге вәкилләре «Габитов» крестьян (фермер) хуҗалыгына юл тотты. Визит вакытында без хуҗалык җитәкчесе Рүзәл Мәликович белән аралаштык, ул сезон нәтиҗәләре буенча фаразлары белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, быелгы уңыш сөендерә: күрсәткечләр гектардан 40 центнерга җитә.
«Габитов» КФХ басуларында хәзерге вакытта ике комбайн тулы көченә эшли, бөртекле культураларны вакытында җыеп алырга мөмкинлек бирә. Хуҗалык җитәкчесе билгеләп үткәнчә, урып-җыю эшләренең барлык этапларыда план нигезендә расланган, артка калмыйча һәм срок бозуларсыз бара. Шулай итеп, «Габитов» крестьян-фермер хуҗалыгы урып-җыю кампаниясендә яхшы темп күрсәтә. Игътибарга лаеклы факт - эшчеләрне кайнар туклану белән тәэмин итәләр, бу исә аларга югары җитештерүчәнлекне сакларга ярдәм итә. Шулай ук хуҗалыкта ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә проблемалар юк, бу исә техниканың өзлексез эшләвенә булыша.
Килгәч монда эшләүче тырыш егетләребез белән дә танышып киттек.
Аның берсе Масловка авылыннан Рәдиф Галиев, икенчесе район газ оешмасында эшләүче Рафаэл Сәләхетдинов булып чыкты. Рафаэл һәр елда диярлек балалык вакытыннан үз иткән эшен уңышлы төстә дәвам иттерә. Көзен ул әтисе Әнвәр белән икәү ашлык чәчкән. Егетләрнең кәефләре күтәренке: гектарыннан 40 ар центнер уңыш чыгуына сөенәләр алар. Ягулык җитә, төшке ашны да эш урынына алып киләләр диделәр алар елмаеп.
Икесе дә кече яшьтән үк әтиләре янәшәсендә хезмәт күнекмәсе алып, аларның данлы эшен уңышлы дәвам иттерәләр. Кыр кораблары аларның яңа, шуңа алар тоткарлыксыз көйле эшлиләр. Мондый тырыш, җирнең кадерен белеп эш итүче егетләр булганда, туган як кырлары да гөрләп торачак. Аларның техникада тоткарлыксыз эшләве дә, үз эшләренә бирелгәнлекләре дә зур мактауга лаек. Намус белән эшләүче егетләребез Рәдиф белән Рафаэл - чын мәгънәсендә алтын куллы игенчеләр.
Сәфәребез ахырында «Балык Бистәсе» мәгълүмати үзәге исеменнән «Габитов» КФХ хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, уңышлар һәм урып-җыю кампаниясенең уңышлы булуын теләп кала. Һава торышы уңай булып, уңышларны түкми - чәчми җыеп алырга насыйп булсын!
Идрис Амитов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia