Балык Бистәсендә каһарман исемен мәңгеләштерделәр
Балык Бистәсендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Тимур Батыров истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннарын башкарудан башланды. Аннары сүз Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдиновка бирелде.
Данис Сатдинов үз чыгышында мемориаль тактаның әһәмиятен билгеләп үтте. - «Мондый истәлекле мемориаль такталар үз геройларыңны белү һәм аларны истә тоту символына әвереләчәк. Тимур - безнең герой. Һәм ул безнең күңелләрдә олы йөрәкле кеше булып сакланачак", - диде.
Соңыннан Тимурның тормыш иптәше Эльза Батырова чыгыш ясады.
Чарада катнашучылар арасында яшь армиячеләр дә бар иде. Алар солдатларның батырлыгын чагылдырган тирән эчтәлекле шигырьләр укыдылар.
Мемориаль тактаны ачу хокукы Балык Бистәсе районы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның район Советы җитәкчесе Илдус Моталлаповка бирелде. Истәлек тактасы ачылганнан соң, монда җыелучылар Тимурны бер минут тынлык белән искә алып, аның истәлегенә чәчәкләр салдылар.
Диләрә Садикова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia