Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе халкы Роберт Камаловка рәхмәтле

Бүгенгесе көнне үз йорт тирәләрен генә түгел күршеләренә дә булышучы, урамнарын үрнәк тәртиптә тотучы егетләребезнең күп булуы сөендерә.

Районыбызда хезмәт сөючән, тырыш һәм ярдәмчел ир-егетләребез байтак. Ләкин алар  үзләренең эшләре турында сөйләргә яратмыйлар. Бүгенге язмабызның шәхесе Балык Бистәсендә яшәүче Роберт Камалов.   

Аның йорт каршысы балалар мәйданчыгын хәтерләтә. 

Роберт язга чыгу белән көне мәйданчык ясыйсы урынны чүп-чарлардан арындырып, кирәкле җиһазлар алып кайтып, вакытын кызганмыйча матурлык дөньясы ясый. Быел да ул  балалар мәйданчыгын үз куллары белән оештырып куйган. 

Биредә ял-бәйрәм көннәрендә кеше аеруча күп була. Чөнки балаларын һәм оныкларын җитәкләп әниләр һәм әбиләр күрше урамнардан ук монда киләләр. 

Балалар бергәләп уйный, күңел ача. Өлкәннәр исә Робертка мондый мәйданчык эшләгәне өчен рәхмәт сүзләре генә җиткерәләр.

Галим Аман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса