Аш-суга уңган -булган Кәнифә
Җәмгыять

Аш-суга уңган -булган Кәнифә

Олы Ошняк авылында яшәүче Кәнифә апа — тырышлыкның, гаилә җылылыгының һәм бердәмлекнең матур үрнәге.

Кәнифә апа Сәгыйтдинова камыр ризыкларын да, тәм-томнарны да кибеттән алмый, барысын да үзе пешерә. — Пешерергә бик яратам, бу шөгыль миңа күңел тынычлыгы бирә, — ди ул елмаеп. Кәнифә апа — уңган хуҗабикә. Ире Заһир абый  белән алар ике ул үстергәннәр. Гомер буе колхозда хезмәт куйганнар, ә колхоз таркалгач, Казанда эшләгәннәр. Авылдашлары аларны хезмәт сөючәнлекләре өчен хөрмәт итә. Кәнифә белән Заһирның уллары да тәртипле егетләр булып үскән, үз гаиләләрен корганнар.

Аларның йортларында да һәрчак чисталык һәм уңайлылык хөкем сөрә, бакчалары тәртиптә, матур итеп каралган. Хәтта тирә-як табигать тә хуҗаларның кайгыртуын тоеп тора кебек. Кәнифә белән Заһир уллары һәм оныклары белән чиксез горурланалар. Киленнәре дә үз кызлары кебек якын, бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. 

Бу гаилә — күпләр өчен үрнәк. Канифә белән Заһир гаиләсенә ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм имин тормыш телибез!


Нет комментариев