Әфьюн корбаны кылганнарына үкенә бүген
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Әфьюн корбаны кылганнарына үкенә бүген

Язгы айларның берсендә Балык бистәсе районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Казан-Оренбург автомобиль юлында ВАЗ машинасын тикшергән вакытта салоннан 2 граммнан артык наркотик матдә табып алалар. Ә шофер үзе наркотик тәэсирендә исерек була.

Гаепләнүче наркотикны Болгар шәһәрендә билгесез кешедән үзем куллану өчен алдым дип аңлатма бирә. Суд утырышында да гаебен тулысынча таный. Суд гр. Б.ны Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсе 2 бүлегендә каралган җинаятьтә гаепләп шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Менә шулай, мизгеллек ләззәт сәламәтлекне дә какшата, суд каршына да бастыра.

Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев