Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсе районында алкогольле продукцияне законсыз сатуга бәйле 8 факт теркәлгән

Кибет киштәләре аракы-шәраб продукциясеннән сыгылып торса да, контрафакт, ялган аракы, спиртлы эчемлек белән "сәүдә" итүчеләр очрап тора.

Шул сәламәтлек өчен зыянлы сыеклыкны сатып алучылары да табыла бит. Агымдагы елда район территориясендә алкогольле продукцияне законсыз җитештерү һәм сатуга бәйле 8 факт теркәлгән. Законсыз әйләнештән 80 литрдан артык спиртлы сыеклык, 40 литрдан артык өй шартларында җитештерелгән спиртлы эчемлек (самогон) алынган. ЮХИДИ хезмәткәрләре Казахстанда җитештерелгән, федераль акциз маркасыз шактый күп күләмдә аракыны каядыр алып баручы җиңел машинаны тоткарлаганнар. Икенче бер машинадан спирт алынган. "Идән асты"ннан спирлы эчемлек сатучы 2 кеше җинаять җаваплылыгына тартылганнар.

Әле шушы көннәрдә генә полиция хезмәткәрләре районыбыз авылларының берсендә йортыннан спиртлы эчемлек сатучы хатын-кызны ачыклаганнар. Хәзер аннан «контроль сатып алу» вакытында алынган эчемлек тикшерүгә җибәрелгән. Июнь аенда да шундый бер «эшмәкәр» ханым җавапка тартылган булган.

Мондый кәсеп белән шөгыльләнүчеләр ничәмә-ничә кешенең сәламәтлеген, хәтта гомерен куркыныч астына куюлар турында бер генә дә уйлап карамыйлар күрәсең. Аларны бары тик мөмкин кадәр күбрәк акча эшләү генә кызыксындыра шул.

Илгиз Җамалиев.

Фотосы: sibdepo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев