29 июль 2016 яңалыклары
-
Балык Бистәсе урманнарында да эш кайный
Бу көннәрдә иген кырларында гына түгел, урман хуҗалыгында да кызу эш кайный.
-
Районыбызда урып- җыю эшләре ничек бара?
Бүгенге көнгә Татарстанда бөртеклеләрнең 20 проценты җыеп алынды. Районыбыз игенчеләре дә гомуми мәйданның шушы күләмендәгесен суктырып алдылар.
-
“Шәмсетдинов” хуҗалыгы җитәкчесе берьюлы алты бүләк алды
"Шәмсетдинов" хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны туган-тумачалар гына түгел, республика, авыл хуҗалыгы министрлыгы, район җитәкчеләре дә җылы котладылар.
-
Балык Бистәсе районында алкогольле продукцияне законсыз сатуга бәйле 8 факт теркәлгән
Кибет киштәләре аракы-шәраб продукциясеннән сыгылып торса да, контрафакт, ялган аракы, спиртлы эчемлек белән "сәүдә" итүчеләр очрап тора.
-
Тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнде
Казаныбыз, аның тарихи һәйкәлләре 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына эләгергә мөмкин.
-
Балыкбистәлеләр, ишеттегезме: 1 августтан пенсияләр арта
222 сум 81 тиен өстәлә
-
Артистлар кышка ничек запас туплый? [+фото]
Эстрадабызның кайбер талантлы артистлары уңган-булганлыгы белән таң калдыра. Иҗат, гаилә, балалар мәшәкатеннән тыш, алар өйдә дә менә дигән хуҗабикә! Күбесе инде кышка шактый гына запас туплаган. Кем күпме һәм нинди кайнатмалар әзерләгән икән?
-
Балык Бистәсе Шәйхетдиновлар экипажы уракка тон бирә
Олы Елга авылының мактаулы игенчесе Әлфәт Шәйхетдинов быел 28 нче елын уракта катнаша.
-
Җиләк уңды Балык Бистәсе бакчаларында
Быелгы һава торышының көйле килүе күпләр өчен зур сөенеч, табыш, муллык китерде.
-
Сокланырлык гомер юллары
Балык Бистәсендә яшәүче күптәнге танышларым Рузилә белән Вилорик Фатыйховларның якын көннәрдә гаилә коруларына 60 ел тула.
-
Татарстан юлларында мотоциклчы һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте 27 июльдә кичке сәгать 4тә булган.
-
Балык Бистәсе табиблары: "Еланнардан сак булыгыз!"
Быелгы җәй айларында республикабыз территориясендә агулы еланнарның активлыгы күзәтелә. Безнең районыбызда елан чагуның 6 очрагы теркәлде. Масловка, Ямаш, Олы Әшнәк, Трой-Урай һәм район үзәгендә булган бу вакыйгалардән соң зыян күрүчеләр кичектерелмәс рәвештә район үзәк хастахәнәсенә китереләләр. Биредә бәлагә таручыларга үзвакытлы һәм дөрес итеп ярдәм күрсәтелде. Үлем очраклары теркәлмәде.
-
Балык Бистәсендә һава торышының көйсезләнүе көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, бүген һәм иртәгә республикада һава торышының көйсезләнү ихтималы зур булуы турында кисәтә.