Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсендә җитәкче җавапка тартылды

Балык Бистәсендә яшәүче мөрәҗәгате буенча район прокуратурасы суд приставлары службасының район бүлегендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибенең үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында гариза бирүченең суд приставлары службасының район бүлеге начальнигы Зөфәр Нәбиуллинга 2 мөрәҗәгать юллавы ачыкланды. Әмма язмача мөрәҗәгатьләрнең берсенә дә җавап бирелмәгән.
Район прокуратурасы суд приставлары службасының район бүлеге начальнигы Зөфәр Нәбиуллинга карата Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар Кодексының 5.59 маддәсе буенча (гражданнарның мөрәҗәгатьләренең карау тәртибен бозу) административ хокук бозу турында эш кузгатты.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Суд участогының җәмәгать судьясы административ материалларны карап тикшергәннән соң, Зөфәр Нәбиуллинны гаепле дип таныды һәм административ штрафка тартты.
Гражданнар бозылган хокукларын, ирекләрен, социаль гаделлекне торгызырга хаклылар. Шуңа да аларның мөрәҗәгатьләрен җавапсыз калдырырга һич ярамый.
Руслан Шакирҗанов,
район прокуроры.
Фотосы: ogic.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X