24 май 2016 яңалыклары
-
Балыкчылар Чулманда югалган студент кызның гәүдәсен тапкан
Чистай районында 9 майда Чулман елгасында югалган 4 кешене эзләүләре турында хәбәр ителгән иде. Бүген балыкчылар Лаеш районы Шуран бистәсе янында 16 яшьлек Екатерина Симонованың гәүдәсен тапкан.
-
Балык Бистәсендә җитәкче җавапка тартылды
Балык Бистәсендә яшәүче мөрәҗәгате буенча район прокуратурасы суд приставлары службасының район бүлегендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибенең үтәлешен тикшерде.
-
Балык Бистәсе эшмәкәрләре игътибарына: кибетегез ЕГАИСка тоташканмы?
Билгеле булганча, агымдагы елның 1 гыйнвареннан Россиядә бөтен алкоголь продукциясе күпләп сатып алганда спиртлы эчемлекләрне җитештерү һәм сату бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша уздырыла башлады.
-
Балык Бистәсендә башлангыч сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды (фотолар)
Балык Бисәсе икенче номерлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме булды.
-
Балык Бистәсе районының иң көчле бадминтончылары ачыкланды
Узган атна ахырында Бәтке урта мәктәбендә бадминтон буенча "Иң көчлеләр" турниры уздырылды. Анда 2015-2016 уку елы йомгаклары буенча спортның бу төрендә рейтингның югары урыннарын алган 26 яшь спортчы көч сынашты.
-
"Шәфкатьлелек" күчмә мобиль бригадасы кызыкындырган сорауларга җавап бирәчәкләр
Район социаль яклау бүлегенең "Шәфкатьлелек" күчмә мобиль бригадасы авыл җирлекләрендә очрашулар үткәрүне дәвам итә. 27 май көнне 09.00 сәгатьтә Урахча авылы мәдәният йортында социаль яклау белгечләре халыкны кызыкындырган сорауларга җаваплар, аерым мәсьәләләр буенча киңәшләрен бирәләр. Фотосы: mayak-gazeta.ru
-
Район башлыгы Илһам Валеев укучыларга тантаналы рәвештә “Признание” премияләре тапшырды (фотолар)
Район башлыгы Илһам Валеевның уку елы йомгаклары буенча тапшырыла торган "Признание" Гранты премиясе булдырган иде. Шушы көннәрдә ул Рәсәй һәм республикакүләм олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар һәм аларның ата-аналары, укучыларны әзерләгән педагоглар белән очрашты һәм олы җиңүләре уңаеннан аларга котлау сүзләрен җиткерде.
-
Балык Бистәсе мәдәният йортында районның сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр отчет концерты белән чыгыш ясадылар (фотолар)
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе мәдәният йортында районның сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр отчет концерты белән чыгыш ясадылар.
-
Балык Бистәсендә “Өченче буын” пенсионерларның спартакиядасы үтте (фотолар)
"Дельфин" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Өченче буын" пенсионерларның спартакиядасы булды.
-
Балык Бистәсе энергетиклар командасы - көмеш призер иясе (фотолар)
Шушы көнәрдә Идел буе электр челтәре Спартакиада тарихына мини-футбол буенча тагын бер бит язылды.
-
Балыкбистәлеләр “Иске-Казан түгәрәк уены” фестиваленнән лауреат исемен алып кайттылар
Шушы көннәрдә Биектау районында республикакүләм "Иске-Казан түгәрәк уены" татар фольклор фестиваленең йомгаклау туры узды.