Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Рәмзия  Камалиева: " Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле булып үсәчәк"

Биектау мәктәбендә укучыларга милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешләренең берсе – предметара бәйләнеш.

Татар әдәбиятының рус теле һәм әдәбияты, тарих һәм җәмгыять белеме, хисап һәм астрономия, физика предметлары белән бәйләнешләре мөһимнәрдән санала. Бергә төрле проектлар эшләнде һәм олимпиада, бәйгеләрдә зур җиңүләргә ирешелде.

 Узган уку елында фән олимпиадаларының муниципаль этабында 15 укучы  җиңү яуласа, быелгы уку елында алар саны 20 булды. 6 сыйныф укучысы Язилә Закирова - татар теле фәненнән, 10 сыйныф укучысы Зифа Шәйдуллина – биология, татар теле фәннәреннән республика күләмендә призер булдылар. Шулай ук Зифа VIII Халыкара фән  олимпиадасында да катнашты.

Милли рухлы шәхес тәрбияләүдә театрның да роле зур. Безнең мәктәптә “Яшьлек” театр төркеме  эшләп килә. Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү–мөһим бурычларның берсе. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле булып үсәчәк, теленә, иленә, милләтенә хөрмәте артачак. 2019-2020 уку елында театр төркемебез  муниципаль  һәм  республика күләмендә оештырылган «Сәяр» фестивалендә катнашып призлы урынга  лаек булды.

Рухи байлыкны сәнгатьнең барлык төрләре, халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, әхлак кагыйдәләре тәшкил итә. Менә шуны балалар күңеленә җиткерү, сеңдерү максатыннан мәктәптә күп төрле чаралар уздырабыз. Татар халкының милли бәйрәмнәре  “Сөмбелә”, “Аулак өй”, “Нәүрүз”, бөек шагыйрьләрнең туган көннәрен билгеләп үтү мәктәбебездә күркәм  традициягә әверелде. Балалар матур милли киемнәр киеп туган телләрендә җырлыйлар, бииләр, шигырьләр сөйлиләр, күмәк уеннарда  катнашалар. Укучылар рус һәм башка халыкларның уеннарын да үз итәләр, яратып башкаралар. Һәр елны төркемнәр арасында милли уеннар оештыру буенча бәйгеләр уздырыла. Быелгы уку елында укучыларыбыз “Аулак өй-баттл” проектында  күренекле татар язучыларыбыз белән көч сынашып, Казанда икенче урынны яулап кайттылар.

Апрель аенда сөекле шагыйребез Г.Тукай туган көнгә укучыларыбыз үзләре иҗат иткән шигырьләрен, хикәяләрен берләштереп китапчыклар ясыйлар. Уку елы башында ук “Иң яхшы китапчык»ка бәйге игълан ителә. Җиңүчеләргә шагыйрь туган көнендә мәктәбебезнең Тукай премиясе  тапшырыла,  бүләккә лаек укучыларның фотолары татар теле һәм әдәбияты кабинетында урын ала. Бу мәктәбебезнең инде бик күп еллардан бирле килә торган күркәм традицияләренең берсе.

Ата-аналар дә мәктәптә уздырылган һәртөрле чараларда актив катнашалар. Уку елы дәверендә «Минем гаиләм – минем тергәгем», «Сәламәтлек көне», «Әнием, кадерле әнием», «Өлкәннәр көне» бәйрәмнәре  уздырабыз. Әлеге чаралар укучыларга милли белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатына уңай тәэсир итә.

Бүгенге көндә Биектау урта мәктәбендә 67 укучы белем һәм тәрбия ала. Халкыбызның күркәм гадәтләрен, матур сыйфатларын, рухи хәзинәләрен буыннан-буынга тапшыру–мөгаллимнәр алдында торган зур бурычларның берсе.

Замана үзгәреп җәмгыять алдына әледән-әле яңа бурычлар куйса да, яшь буынны тормышның нинди генә шартларында да югалып калмый торган шәхес итеп тәрбияләүдә төп рольне мәктәп башкара. Биргән белемнәребез укучыларның киләчәгенә хак юнәлеш күрсәтсен, хезмәтебез уңышлы, нәтиҗәле булсын иде. Һәр эштә төп ярдәмчеләребез әти-әниләр икәнен онытмыйк. Балаларыбыз да кешелеклелек сыйфатларын югалтмасыннар. Без – укучыларыбыз белән, ә алар белем биргән мөгаллимнәре, туган мәктәпләре белән горурланырлык булсын!

 

Рәмзия  Камалиева,

Биектау мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса