Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Район мәдәният йортында Челтәр үрү көненә багышланган чара узды

 Шушы көннәрдә район мәдәният йортында Челтәр үрү көненә багышланган чара узды.

Район челтәрчеләренең кул эшләреннән матур күргәзмә оештырылган иде. Анда ни генә юк. Япмалар, түбәтәйләр, якалар, курчаклар, бизәкләр – барысы да урын алган. Бер почмакта элекке буыннан сакланып килгән чигелгән, челтәрле сөлгеләр, челтәр үрү җайланмасы - барабан белән таякчыклар, курчак һәм үрү буенча кулланма әсбаплар куелган. “Әлеге күргәзмәдәге челтәрләр минем күршем – Нина Ляндаеваныкы. Мин аларны үземдә саклыйм. Ул инде вафат. Аның әнисе челтәрче булган. Менә болары аның кияүгә килгән бирнәләре”, - дип сөйләде Наталья Младшина.  Әлеге өстәл янәшәсендә “Яңарыш” (“Возрождение”) студиясе (җитәкчесе Рәмзия Фәттахова) уңышларын дәлилләп торучы дистәләгән Диплом, Грамоталардан торган күргәзмә куелган. Чарага килүчеләр һәрберсен зур кызыксыну, соклану  белән күзәттеләр.

Чара программасы җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кунакка Казан шәһәреннән тарих фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән укытучысы Екатерина Менгден, Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе мәдәният ресурс үзәге мөхәррире Евгения Шемелова, Г.Ибраһимов исемендәге әдәбият һәм сәнгать институтының 3 курс аспиранты Алсу Бурганова килгән иде. Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова үз чыгышында “Балык Бистәсендә челтәр үрү кәсебе торгызылды, дип ышанып әйтә алам”, дип ассызыклады. “Яңарыш” (“Возрождение”) студиясенең челтәр үрү осталарына район башлыгының һәм район мәдәният йортының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Районның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Любовь Ахунова челтәр үрү тарихын тәфсилләп сөйләп үтте. “Яңарыш” (“Возрождение”) студиясе җитәкчесе Рәмзия Фәттахова әлеге студиянең ничек барлыкка килүен, челтәр үрү һөнәрен өйрәнүчеләр турында сөйләп узды, һәрберсенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

 

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса