Балык Бистәсендә Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча утырышы булып узды
Күптән түгел Балык Бистәсе муниципаль районының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча район комиссиясе әгъзаларының утырышы булып узды.
Анда бүгенге көндә рус һәм татар телләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Айгөл Вафина кереш сүз белән ачып җибәрде.
Көн тәртибенә куелган “Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә тышкы һәм эчке визуаль мәгълүмат чараларының торышы” буенча район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков, социаль-мәдәни сфера бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльмира Әхмәтова, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илназ Шакиров, район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйловның кыскача чыгышлары тыңланды.
Икенче көн тәртибенә кертелгән элмә такталарда, мәгълүмати язуларда, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауда «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар” бәйгесе буенча “Авыл офыклары” район газетасы баш мөхәррире Луиза Ананьева чыгыш ясады. Шулай ук урам күрсәткечләренең гомуми саны һәм андагы ике дәүләт телендәге язылышның нәтиҗәләре белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Ирек Хәмидуллин таныштырып узды. Бүгенге көндә 713 урам күрсәткеченең 603 е ике телдә язып эленгән. Әмма әлеге эшне җиренә җиткереп үтәмәгән авыл җирлекләре дә бар әле. Ирек Хәмидуллин әнә шуларны ассызыклап үтте.
“Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә тышкы һәм эчке визуаль мәгълүмат чараларын рәсмиләштерү буенча сәүдә оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектлары тарафыннан күрсәтмәләрне үтәү буенча чыгыш ясаган административ-техник инспекциясе бүлеге җитәкчесе Фәрит Хәсәнов та мөһим мәгълүматлар җиткерде.
“Безнең тарафтан район оешмалары һәм учреждениеләре элмә такталарын законнарга туры китерү буенча шактый эш башкарылды. Сәүдә оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектлары һәрчак игътибар үзәгендә. Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә тышкы һәм эчке визуаль мәгълүмат чараларын рәсмиләштерү буенча хокук бозулары ачыкланган очракта, аларны бетерү сроклары белән күрсәтмәләр бирелде. Кимчелекләр бетерелмәгән очракта административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк. Шуннан соң алар карап тикшерү өчен административ комиссиягә яки җәмәгать судына җибәреләчәк”, - диде ул.
Соңыннан Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов, ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең гомуми саны һәм динамикасы белән таныштырды.
Урам исемнәрен рус һәм татар телләрендә язу аларның җирлек реестрына туры китереп башкарылуын, исемнәрнең тулы булырга тиешлеген билгеләп үтте. Шул ук вакытта яраксыз хәлгә килгән урам исемнәре һәм йорт номерлары күрсәткече ремонтланырга яисә алыштырылырга тиешлеген искәртте.
Әйе, без барыбыз да тирә-юнь гүзәллеген яратабыз, районыбызның көннән-көн матурлана баруын күреп сөенәбез, әмма күрсәткечләрдәге, элмә такталардагы төгәлсезлекләрне, хаталы язуларны күреп җаныбыз әрнемәсен иде. Телебезне кадерсезләмик, аны саклап калу өчен бергәләп көрәшик! Татар җирлегендә яшәп хаталы язу яки бер генә дәүләт телендә беркетелгән элмә такталар беребезне дә бизәми югыйсә. Дәүләт тарафыннан куелган таләпләр төгәл үтәлсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа