Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Балык Бистәсе “Бәләкәч” балалар бакчасында “Туган җирем – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” исемле чара булды

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы.

Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп язган. Чынлап та, туган телне ярату – туган илне, әткәй-әнкәңне ярату белән бер. Дөньяга тугач, бала үзенчә ниндидер авазлар чыгара башлый, соңрак җайлап үзенең туган телендә сөйләшергә өйрәнә. Ул телгә баланы,  аның иң газиз кешесе – әнисе өйрәтә, иркәли, юата. Ана кеше сабыена ягымлы, җылы, назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең изге теләкләрен, өмет-хыялларын җиткерергә омтыла. Бала күңеленә ана назы, аның изге күкрәк сөте, бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була.

Әнә шул назлы, җылы бишек җыры белән башланып китте Балык Бистәсе “Бәләкәч” балалар бакчасында узган “Туган җирем – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” исемле чара.

 Бишек җырлары тыңлап үскән нәни кызчык  балалар бакчасына юнәлә. Ә кызыклы һәм мавыктыргыч дөньяга аяк баскач,  кызчык серле әкият иленә юл ала. Әкият илендә ул  туган теленнән кала рус, инглиз телләрендә  аралаша алуын күрсәтә.

Әйе, туган җирендә яшәгән һәрбер милләтне гөл белән тиңләргә мөмкин. Ә гөл теле яшәгән вакытта гына чәчәккә күмеләчәк.

Кайда гына йөрсәк тә, кем генә булсак та туган йортыбызны,  туган илебезне, үз телебезне онытмыйк!

 

Земфира Сәләхиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса