Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Масловка һәм Олы Елга мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды

"Шахмат-спорт кына түгел. Ул кешенең зиһенен арттыра, килеп туган хәлне объектив бәяләргә, гамәлләрне алга таба күзалларга ярдәм итә» - диде ил башлыгы В. В. Путин бер чыгышында.

Безнең район мәктәпләрендә шахмат зоналары эшләп килә.  Күптән түгел мондый зоналар Масловка һәм Олы Елга мәктәпләрендә ачылды.

Ачылыш балаларның әкияти тамашалары белән үрелеп барды, анда укучылар уен фигуралары формасында шахматның барлыкка килү тарихын сөйләделәр.

Тик бу балалар шахмат уены белән таныш түгел дигән сүз түгел. Һәр мәктәптә 5 елдан артык шахмат түгәрәкләре эшли, ярышларда җиңүчеләр дә бар.

Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары  Фирдания Әхмәтҗанова «Бердәм Россия» партиясе проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде, аның ярдәмендә республиканың авыл мәктәпләрендә «үсеш ноктасы»цифрлы һәм гуманитар профильләр барлыкка килү программасына эләкмәгән шахмат зоналары оештырылачак. Район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, шулай ук безнең районда шахмат федерациясе рәисе Хәлил Әсләмов  үз чыгышында район башлыгы Илдар Таҗетдиновның безнең районда шахмат Федерациясен гамәлгә куюы турында хәбәр итте.

Тантаналы өлеш укучылар һәм кунаклар арасында иптәшләрчә матч белән тәмамланды.

Луиза Ананьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса