Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ләйсән Мотыйгуллина: «Йөзүнең мөһимлеген ата-аналарга аңлатырга тырышабыз»

Балаларны йөзәргә өйрәтү проекты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә 2016 елдан бирле Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла.

6-12 яшьтән башлап балалар өченче физик культура дәресендә яки дәрестән тыш спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге вакытында йөзәргә өйрәнәләр.
Балык Бистәсендә проект актив рәвештә 2019 елдан «Дельфин»  спорт сәламәтләндерү комплексы һәм район мәгариф бүлеге ярдәмендә тормышка ашырыла башлады.
Проектның төп максаты – балаларны кечкенәдән үк йөзәргә өйрәтү, физкультура һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту, аларны суда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру. Моның өчен район үзәге һәм авыл мәктәпләренең икенче сыйныф укучылары белән бассейнда дәресләр башланыр алдыннан әңгәмә-инструктаж үткәрелә.
Куркынычсызлык техникасы буенча бер үк вакытта кече бассейнда 10-13 бала була алмавы да исәпкә алына.
Быел йөзү буенча дәресләр башланды инде, тренер итеп Ольга Куприянова билгеләнде.
Узган ел әлеге программада 200 гә якын укучы катнашкан, быел 150 ләп икенче сыйныф укучысын йөзәргә өйрәтү планлаштырыла.
«Без Чулман буенда яшәгәнгә күрә, бу проектның мөһимлеге арта. Күпчелек ата-аналар бик канәгать. Әлбәттә, араларында шәхси сәбәпләре аркасында баласының проектта катнашуын теләмәгәннәре дә бар. Ләкин андыйлар сирәк. Без үз-үзеңне суда тота белүнең, йөзүнең мөһимлеген ата-аналарга аңлатырга тырышабыз», – диде Балык Бистәсе районында проектны оештыручыларның берсе Ләйсән Мотыйгуллина.
Беренче тренировкада булып, мин шәхсән үзем балаларның бассейнда сөенеп шөгыльләнүләренә  инандым. Йөзү – һәр бала өчен файдалы спорт төре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса