Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

"Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында суднолар моделе спорты буенча республика ярышлары узды

Юбилей бәйгесендә - күркәм уңышлар

Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында Татарстан Республикасы укучылары арасында суднолар моделе спорты буенча республика шәхси-команда ярышлары узды.
Ярышларда Балык Бистәсе, Кукмара, Яшел Үзән, Алексеевск, Лаеш, Кайбыч, Саба районнарыннан, Мамадыш, Әлмәт һәм Казан шәһәрләреннән судомодельчеләр катнашты.
Район башлыгы Илдар Таҗетдинов ярышларга килгән яшь спортчыларны сәламләде. "Безнең район инде 10 нчы тапкыр суднолар моделе спорты буенча республика ярышларын җыйды. Спорт ярышларында катнашу характерны чыныктыра, команда рухын һәм нәтиҗә өчен көрәшергә әзерлек тәрбияли.
Барыгызга да уңышлы чыгышлар, уңышлар һәм иң изге теләкләр телим!"– диде ул.
Балык Бистәсендә суднолар моделе түгәрәге Пионерлар йортында 1965 елда оештырыла һәм 1995 елга кадәр эшли. Балалар иҗат үзәгендә исә суднолар моделе берләшмәсе үз эшчәнлеген 2007 елда башлый. Бүгенге көнгә кадәр анда 140 лап бала уку узды һәм гамәли күнекмәләр алдылар.
Укучылар Архангельск, Санкт-Петербург, Таганрог, Брянск, Благовещенск, Можга шәһәрләрендә узган Бөтенроссия ярышларында катнаштылар, аларда призлы урыннар яуладылар.
Балык Бистәсе поселогында 2014  нче һәм 2018 елда суднолар моделе буенча Бөтенроссия ярышлары уздырылды, анда Россиянең 17 төбәгеннән укучылар катнашты.
Республика дәрәҗәсендәге ярышлар 9 тапкыр үткәрелде, 2022 елның 26 февралендә юбилей - 10 нчы бәйге узды.
Ябылу тантанасында республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Алексей Зиновьев һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков катнашты.
Шәхси зачетта балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләре Камил Мотыйгуллин («ЕК-600» модельләр классы), Вәзир Абдуллин («ЕАШ» модельләр классы - 600), Инсаф Сираҗев («ЭФ-4-А» модельләре классы), Камил Низамов («ЭФ-4-Ц» модельләре классы) призерлар булдылар. Алар икенче урыннарны яуладылар.
Команда зачетында балалар иҗат үзәге командасы икенче призлы урынны яулады.

Луиза Ананьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса