Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Дельфин” спорт комплексында судомоделизм спорт төре буенча республика чемпионаты үтте

Узган атна ахырында районыбызның “Дельфин” спорт комплексында судомоделизм спорт төре буенча республика чемпионаты үтте.

 Әлеге мәртәбәле бәйгегә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Норлат, шәһәрләреннән һәм күрше Лаеш, Саба, Кукмара, Кайбыч районнарыннан һәм әлбәттә инде, Балык Бистәсе балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче иң көчле яшь спортчылар зур хәстәрлек белән килгән иделәр. 
Ярышны ачу тантанасына якташыбыз, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да кайтты. Әле ул бу олы ярышларны ачу тантанасына республикабыз шәһәр һәм районнарының мәгариф бүлеге белән балалар иҗат үзәкләре җитәкчеләрен дә чакырган иде. Министр районыбыз башлыгы Радик Ислямов белән берлектә, әлеге ярышны ачар алдыннан, бар гомерләрен диярлек балаларга белем бирү кебек җаваплы эшкә багышлаган бер төркем хезмәткәрләргә тантаналы төстә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында күп еллардан бирле район балалар иҗат үзәгендә нәтиҗәле хезмәт куючы, көчле оештыру сәләтенә ия булган җитәкче Рәйхана Иминова белән  биредә озак еллардан бирле балаларга судомоделизм спорты нечкәлекләренә өйрәтүче, үзе дә бик кечкенәдән биредә Юрий Тихонов кул астында шөгыльләнеп Казан югары танк команда училищесын тәмамлаган, запастагы офицер Владимир Елисеев та бар иде. Бирегә җыелучыларның күңелләрен күтәреп җибәргән әлеге тантанадан соң ярышларга старт бирелде. Спорт комплексы бассейнында 15 яшькә кадәрле балаларның киеренке бәйгесе башланып китте. Ул монда ике көн дәвам итте.
Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, бу спорт төре кечкенәдән балаларны һәм яшүсмерләрне тәртипкә, әдәпкә өйрәтә. Әлбәттә инде үсеп килүче яшь буын күңелендә бер дигән хәрби патриотик хис тәрбияли. Ярышлар башланыр алдыннан биредә Казан шәһәре Авиатөзелеш районыннан килгән, ярты гасырдан артык әлеге түгәрәкне җитәкләүче укытучы, халыкара класслы спорт остасы Фәнис Вакказов белән аралаштык. Ул яшьлек елларында районыбыз тарихында тирән эзләрен калдырган шәхесләребез, балаларны судо һәм авиамоделизм спорты серләренә өйрәткән остазлар Алексей Скворцов, Юрий Тихоновлар белән яхшы ук таныш булуын, даими рәвештә бер-берсенә булышып, аралашып яшәүләрен хәтерендә яңартты. 
 

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса