Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсендә ветераннар ярышты

Гыйнвар ахырында район мәдәният йортында пенсионерлар (ветераннар) арасында Балык Бистәсе муниципаль районы оешуның 95 еллыгына багышланган шахмат һәм шашка буенча темпо-турнир булып узды.

Аны район башкарма комитетының яшьләр сәясәте, туризм һәм спорт бүлеге, Балык Бистәсе районы буенча Россия пенсионерлар Союзы җирле бүлекчәсе һәм район мәдәният йортының «Ак ладья» шахмат клубы әзерләде һәм үткәрде.

Шахмат һәм шашка уены акыл эшчәнлеген үстерә, пенсионерлар өчен спорт төре буларак хәтерне ныгыта. Бу уен популярлаша бара. Район мәдәният йорты каршында күп еллар эшләп килүче  «Ак ладья» шахмат клубында һәркем буш вакытларын үзләре өчен файдалы итеп үткәрә, бу интеллектуаль уеннарны дөрес уйнарга өйрәнә ала.

Турнирда Балык Бистәсе һәм авыллардан пенсия яшендәге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Ярышта катнашучыларны котлаганнан соң турнир башланды. Шашка буенча хатын-кызлар арасында иң көчле уенчы дип Бәтке авылыннан Мәдинә Нигъмәтуллина танылды. Икенче урынны Валентина Краснова (Олы Мәшләк), өченче урынны Наталья Фәхретдинова (Олы Елга) яулады. Ир-атлар арасында Илфат Гарифуллин (Күгәрчен) җиңүче булды. Икенче урында-Мансур Атнагулов (Трой-Урай), өченчедә - Нурмөхәммәт Касыймов (Трой-Урай) лаеклы дип табылды.

Шахмат буенча хатын-кызлар арасында беренче урынны Балык Бистәсеннән Валентина Решетилова алды, икенче - Валентина Краснова, өченче - Наталья Фәхретдинова. Ир-атлар арасында Урахчадан Виктор Никитин яхшы нәтиҗә күрсәтте.  Икенче урынга Котлы Бөкәш авылыннан Акмалетдин Юнысов, өченчегә-Григорий Краснов (Олы Мәшләк) ия булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

 

Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса