Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсендә шахмат уйнау урыннары арта

Шушы көннәрдә Күгәрчен һәм Урахча мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды.

Анда район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Хәлил Әсләмов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хәйретдинова һәм авыл җирлеге башлыклары катнаштылар.

Күгәрчен мәктәбендә укучылар бал биюен күрсәттеләр. Аннан шахмат уены буенча мастер-класс оештырылды. Чара курай моңы һәм җырлар белән үрелеп барды. Төрле яшьтәге балалар һәм өлкәннәр өчен эшләнгән ясалма шахмат һәм өстәлләр игътибарны җәлеп итеп торды.

Урахча мәктәбендә кунаклар “Шахмат Патшалыгы” исемле тамашаны карадылар. Төрле ясалма шахматлар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шахмат турниры да оештырылды.

Кунаклар әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Шахмат уены интеллектуаль сәләтне үстерергә ярдәм итә. Шахмат – ул  спорт, фән һәм уен.

Луиза Ананьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса