Балык Бистәсендә “Чаңгы юлы–2020” ярышлары үтте
Узган шимбәдә, 8 февраль көнне, Бөтенрәсәй күләмендә “Чаңгы юлы–2020” ярышлары уздырылды. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм «Демография» милли проектына багышланды.
Әлеге чарада елдан-ел райондашларыбыз активлык күрсәтә. Быел анда 826 кеше катнашты. Ярышлар төрле яшь категорияләрендә үтте. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова сәламләде. Бүләкләүләр исә җыр белән үрелеп барды
Менә алар – ярышта беренчелектә
килгән җиңүчеләребез:
14-17 яшь (үсмерләр)
Данис Гарифуллин (Ямаш мәктәбе)
14-17 яшь (кызлар)
Адилә Нуретдинова (Ямаш мәктәбе)
18-30 яшь (егетләр)
Айнур Фатыйхов (Өстәмә белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге)
18-30 яшь (кызлар)
Ләйсән Нәбиуллина (Күгәрчен мәктәбе)
31-40 яшь (ир-егетләр)
Динар Гайниев (Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе)
31-40 яшь (хатын-кызлар)
Нурсинә Зиннәтова (Ямаш авылы)
41-50 яшь (ир-атлар)
Айрат Садыйков (Яңа Арыш)
41-50 яшь (хатын-кызлар)
Ирина Кузнецова (Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе)
51 яшь һәм өлкәнрәк
(ир-атлар)
Владимир Фадейчев (Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе)
51 яшь һәм өлкәнрәк
(хатын-кызлар)
Флюра Нәгыймова («Будь здоров» клубы)
Муниципаль хезмәткәр
(ир-ат)
Вячеслав Токранов (Район башкарма комитеты)
Муниципаль хезмәткәр
(хатын-кыз)
Эльмира Зыятдинова (Юлсубино авыл җирлеге сәркатибе)
Иң өлкән катнашучы
Нурсана Тәхәвиева («Будь здоров» клубы, 1941 елда туган)
Иң яшь катнашучы
Дияр Сөләйманов («Бәләкәч» балалар бакчасы, 6 яшь)
Автор Тансылу Мингазова.
фото от автора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа