Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе Боз сараенда танылган хоккейчылар мастер - класс үткәрделәр

Узган елдан районда «Слобода Арена» боз сарае эшли башлады. Район халкына спорт белән шөгыльләнер  өчен бу менә дигән мөмкинлек. 

Боз сарае әллә каян үзенә тартып тора. Моңа кадәр биредә булырга туры килмәгән иде. Безнең җиңелчә киенүебезне күреп “җылырак киенергә кирәк", - дип каршы алды безне биредә эшләүче хезмәткәрләр. “Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү яхшырак”, дигән уйлар белән алга таба уздык. Боз мәйданчыгы урнашкан ишекләрне ачуга салкын һава агымы сизелде. Күпләр курткадан һәм җылы чалбардан киенгән. Безнең кебек беренче килүчеләр дә аз түгел иде. 
Спортның бу төре белән мавыгучы яшь хоккейчылар һәм хоккейга гашыйклар биредә Рәсәй хоккейчысы, сакчы, Казан хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән Альберт Яруллин һәм дөнья чемпионы, капкачы Эмиль Гарипов белән очрашуга җыелдылар. Алар Казанның “Ак Барс” клубында профессиональ карьераларын башлап, хәзерге вакытта “Трактор”  (Чиләбе) хоккей клубы өчен уйныйлар. 
Бозга алкалы хоккей турнирында катнашучылар чакырыла. 
-Балык Бистәсе җирендә дөньякүләм дәрәҗәдәге йолдызларны, профессиональ хоккейчылар Альберт Яруллин һәм Эмиль Гариповны күрү безнең өчен зур дәрәҗә. Алар безнең районга балаларыбыз өчен мастер-класс  күрсәтергә килделәр. Кунаклар өйрәткән күнекмәләр һәм алымнарны  мөмкин кадәр күбрәк үзләштерегез, - диде район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм танылган хоккейчыларга бүләк итеп Балык Бистәсе районы логотибы төшерелгән бейсболкалар тапшырды.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Таңсылу Миһаҗева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев