23-24 март көннәрендә Кукмарада "Созвездие - Йолдызлык-2016" эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы булып узды. Анда балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Светлана Гаврилова, Елена Фәсхетдинова җитәкчелегендәге «Рапсодия» хореграфия коллективының уртанчы группасы беренче урынны алуга иреште. Ә кечкенә группа биючеләр махсус призга лаек булдылар.
«Вокал-соло» номинациясендә Татьяна Купцова укучылары София Нәгыймуллина (кече группа), Әдилә Миннекаева (өлкән группа), Татьяна Перелетова укучысы Эльвира Усманова (уртанчы группа) икенче урыннарны алдылар.
Нет комментариев