Татарстанда 4 яшьлек бала һәлак булган
Казанда "Мерседес" шоферы җәяүлеләр кичүендә гаиләне бәрдергән, 4 яшьлек бала һәлак булган.
Бу хакта "Татар-информ"га юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итте. Бала, автомобиль бәрдергәндә, әбисе һәм бабасы белән Гаврилов урамында юл аркылы чыккан. Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, бала хастаханәгә барганда вафат булган.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26795
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа