Өч бала янып үлгән...
Бу җан тетрәндергеч хәл Кемерово өлкәсендә булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе электр үткәргечләрдә булырга мөмкин. Гаилә тулы һәм имин булган, профилактик исәптә тормаган.
4 февральгә каршы төндә хатын, 11 һәм 12 яшьлек балаларын 69 яшьлек әнисе белән калдырып, төнге сменага эшкә киткән. Арытаба 11 яшьлек күрше кызы аларга кунакка килгән. Янгын кухняда чыккан. Аны күршеләре күреп калган һәм янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Балалар һәм пенсионер хатын коткаручылар килгәнче һәлак булганнар, дип яза Кызыл таң. Янгын факты буенча "Ике һәм аннан да күбрәк кешенең саксызлык аркасында үлеменә китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада суд-медицина экспертизасы, шулай ук янгын сәбәпләрен ачыклау буенча янгын-техник экспертиза үткәреләчәк.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=28022
фото архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа