Лекция вакытында үлгән
Апасы егетнең сәламәтлегенә беркайчан да зарланганы булмаганын әйткән.
Самара техникумының өченче курсында укучы егет лекция вакытында үлгән. Бу беренче парда булган. Егет кинәт хәлсезләнә һәм курсташлары аңа ашыгыч ярдәм чакырта. Ләкин табиблар аны коткарып кала алмый.
Мәрхүмнең апасы аның тәмәке тармаганын, алкогольне артык кулланмаганын әйткән. Укытучылар студентның яхшы укуын билгеләгән.
Әмма колледжда алдагы көнне егетнең наркотик куллану ихтималы турында имеш-мимешләр йөри...
Наркотикның никадәр мәкерле агу икәнлеген онытырга ярамый. Ул хәтта аны кулланган көннең икенчесендә дә үтерә ала.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа