Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Казандагы фаҗигадә кем гаепле булуы ачыкланган

Казанда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте «Фиат» машина йөртүчесе аркасында килеп чыккан.

  Беренчел мәгълүматлар буенча, «Фиат» машинасын йөртүче каршы як хәрәкәт юлына чыккан.

Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Иртән 5 сәгать 28 минутта Себер тракты буенча 44нче номерлы йорт каршында «Фиат» машинасының 26 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм каршы хәрәкәт полосасына чыккан. Анда 20 яшьлек егет руль артына утырган «Лада Приора» автомобиле белән бәрелешкән», - дип сөйләделәр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.   Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, «Лада» машина йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән. Аның ике пассажиры (ир-ат һәм хатын-кыз) һәм чит ил машинасын йөртүче 26 яшьлек егет 7 нче шәһәр хастаханәсенә китерелгән.   Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.   Моңа кадәр «Татар-информ» Казанда Себер трактында «Лада» һәм «Фиат» катнашында юл-транспорт һәлакәте булганлыгын хәбәр иткән иде. Бәрелешү каты булу аркасында чит ил машинасы түбәсенә әйләнеп каплана

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24814

фото һәм чыганак http://matbugat.ru/news/?id=24814

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса