Ике яшьлек бала ялгыш бер кап дару ашап үлгән
Башкортстанның Баймак районында ике яшьлек малай йөрәк даруы тапкан һәм аларны йоткан. Табиблар котакарып кала алмаган.
Бу хәл Баймак районының Балапан авылында килеп чыга. "КП-Уфа" язуынча, бала өйдә әбисе белән генә булган. Ул дарулар савытын тапкан һәм аннан йөрәк даруын алып йоткан.
Кызганычка, малайны коткара алмаганнар.
Басма авыл кешеләренең сүзләренә сылтанып язуынча, гаилә яхшылардан саналмаган.
Россия тикшерү комитетының Башкортстан идарәлеге тикшерү эшләре башлаган .
http://zamansulyshy.ru/news/faiga/ike-yashlek-bala-yalgysh-ber-kap-daru-ashap-lgn
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа