Җиңел машина фура астына кергән: ике кеше һәлак булган
Ике кешене төрле җәрәхәтләр белән ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр
Кичә көндез Алабуга — Ижевск юлында Тойма торак пункты янында «Скания» йөк машинасы белән «Пежо» җиңел машинасы бәрелешкән, дип яза Татар-информ.
«Авария урынында ике кеше һәлак булган. Ике кешене төрле җәрәхәтләр белән ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр», — дип ачыклык кертте фаҗига шаһитлары.
Һәлакәтнең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
фото: очевидцы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа