Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Идән астында мәет калдыклары салынган капчыклар табылган...

Мәрхүмне 1 гыйнварда соңгы тапкыр күргәннәр.

Башкортстанда югалган 53 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аның гәүдәсе кисәкләргә туракланган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

 Ир-ат 1 гыйнварда югала. Аның мәетен Имәндәш авылында, туганының йортында идән астыннан табалар.

Мәрхүмне 1 гыйнварда соңгы тапкыр күргәннәр. Ул туганына кунакка бара торган була. Туганы исә яраткан хатыны белән яши. Башта бу ир белән хатын югалган ир-атның үзләренә килүен кире кагалар. Ләкин идән астында мәет калдыклары салынган капчыклар табылгач, алар җинаятьләрен сөйләп бирә.

«Мәрхүм ир-ат туганында кунакта вакытта спиртлы эчемлекләр эчеп утыралар. Аннары өй хуҗалары белән кунак талаша башлый, аннары алар сугышалар. Шул чакта хуҗа хатын кунак ир-атның муенына берничә тапкыр пычак кадый. Яраланган ир-ат урында ук һәлак була», — дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Берничә көн узгач, җинаятьчеләр мәрхүмнең мәетен берничә кисәккә бүлгәли. Ләкин аларны яшерергә өлгермиләр, өйгә полиция килеп керә. Үтерүдә шикләнелүче хатынны тоткарлаганнар, ул СИЗОда утыра. Аның белән яши торган ир-ат әлегә иректә, аны җинаятьне яшерүдә гаепләүләре ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/idn-astynda-met-kaldyklary-salyngan-kapchyklar-tabylgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса