Балык Бистәсендә янгында биш айлык бала һәм аның анасы үлгән
Анатыш авылында агач йорт янган.
Биредә биш айлык бала һәм аның әнисе һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кичә кичке бишләр тирәсендә Анатыш авылында янгын турында хәбәр итәләр.
Урынга килгән коткаручылар янгынны сүндереп, йорт эченә керә. Биш айлык малай мәетен бик тиз табалар. Аннары аның 27 яшьлек анасының мәете дә табыла, дип яза агентлык.
Янгында 49 яшьлек хатын да имгәнгән, ул мәрхүмә хатынның анасы. Аны табиблар хастаханәгә алып киткән. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа