Балык Бистәсе районында янгында кеше һәлак булды
11 апрельдә төнге 2 сәгать 23 минутта Балык Бистәсенеең 128 нче янгын-коткару частенең элемтә пультына Тәберде Чаллысы авылында торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына.
Янгын сүндерү подразделенияләре килеп җиткәндә йортны тулысынча ялкын чолгап алган, түбәсенең дә бер өлеше җимерелеп төшкән була инде. Янгынны сүндерү барышында 1934 елгы кешенең янган гәүдәсе табыла. Янгынның чыгу сәбәпләре ачыклана.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа