17 июнь 2016 яңалыклары
-
Гүзәлия: “Минем өчен Радик Юльякшин дигән җырчы юк”
Бу көннәрдә популяр җырчы Радик Юльякшин интернет челтәрендә автор-башкаручы Гүзәлиянең җырларын башка җырламавы турында хәбәр итте. Радик милли эстрада башкаручыларына үз хатасын кабатламавын, җырларны танытыр алдыннан юридик куркынычсызлыкны кайгыртуларын киңәш итте. "Кул куелган килешүләргә генә ышаныгыз", - дип белдерде җырчы.
-
Сак булыгыз – банк аша сувенир акча әйләнешкә кергән
Казан банкларының берсендә акчаны ялганына алыштырганнар.
-
Үзе сайлаган язмыш
Язның соңгы аенда-ямьле майда Гамилә апа белән Шириаздан ага гаиләсендә өченче бала булып Индира исемле кызчык аваз сала. Түбән Тегермәнлек авылында гомер итүче Мутиевлар гаиләсе өчен аеруча шатлыклы вакыйга була бу. Абыйсы Искәндәр, апасы Ильвера өчен дә сөенеч өстенә сөенеч. Ник дигәндә, хәзер аларның төпчекләре-сеңелләре Индира бар бит!
-
Мансур Китаев: «Авыруларны иртә ачыклап дәваларга тырашабыз»
19 июнь - Медицина хезмәткәрләре көне. Ак халатлы шәфкать ияләренең һөнәри бәйрәме алдыннан газета хәбәрчесе район үзәк больницасының баш табибы Мансур Китаевка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
-
Алинә Сафиуллина кияүгә чыкмаган кызларга нәрсә киңәш итә?
Соңгы берничә айда тамашачы күз алдыннан бераз гына югалып торган Алинә Сәфиуллина үзен тулысы белән диярлек гаиләсенә багышлый. Бөтен вакытын хәзер ул тугыз айлык Нариман улы янында үткәрә. Шуңа күрә хәлләрен белергә дип шалтыраткач та: "Өйдә утыручы хатын-кызның бөтен сүзе баласы турында инде ул!" - дип көлде.
-
Вакытыннан алда пенсиягә чыгарга кем лаеклы?
Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ил хөкүмәтенә пенсия системасын камилләштерү буенча берничә тәкъдим белән чыкты. Төгәлрәк әйтсәк, анда укытучы һәм табибларны вакытыннан алдан пенсиягә чыгудан мәхрүм калдырырга тәкъдим ителә. Әкренләп аның өчен кирәкле стажны 25-30 ел түгел, ә 40 елга кадәр күтәрмәкчеләр. Россиялеләрнең күбесе бу тәкъдимгә каршы чыга.